Районның җылыту сезонына әзерлеге һәм республика программаларының үтәлеше зональ киңәшмәдә тикшерелде

2014 елның 25 июле, җомга

Районның җылыту сезонына әзерлеге һәм республика программаларының үтәлеше зональ киңәшмәдә тикшерелде
Күптән түгел узган зональ киңәшмәдә муниципалитетларның җылыту сезонына әзерлеге, шулай ук республика программаларының үтәлеше сораулары тикшерелде.

Киңәшмә эшендә баш инвестицион төзелеш идарәсе, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы вәкилләре, район башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Марат Сәйфетдинов, җыелучылар игътибарын эшне активлаштыру мөһимлегенә юнәлтте. Төп эшләр – ФАПларны, спорт мәйданчыкларын төзү һәм реконструкцияләү, йортларга һәм мәгариф объектларына капиталь ремонт. Бу көнне район кунаклары Урыссу ГРЭСында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International