28 июльдән алып "Дубравушка" балаларны сәламәтләндерү лагерында спорт яратучы балалар өчен 2 смена эшли башлады. Балалар һәм яшүсмерләр үзләренең ялларының бер өлешен табигатьнең гүзәл почмагында уздырачаклар. Һава шартлары начар булуга да кармастан, укытучы-тәрбиячеләр һәм тренерлар мавыктыргыч программа әзерләгән иделәр. Балалар анда үзләренең сәләтләрен күрсәтә алачаклар, иҗади һәм спорт ягыннан да үзләрен сынап карый алачаклар.