- Һәр предприятиедан бишәр актив яшь кешеләрне чакырган булсакта, алай ук кеше җыелмады, әмма без булганына шөкер итеп, килгән яшьләр белән паркны ялт иттердек. Урыссу ГРЭСы, “Электросоединитель”, Тимер-бетон эшләнмәләре заводлары, Урыссу үзәк хастаханәсе, Урыссу газ хуҗалыгы, Водоканал һәм Теплосервис Урыссу руда булмаган материаллар предприятиеләре яшьләре белән ике сәгать эчендә эшне төгәлләдек тә. Әйтергә кирәк, әлеге предприятие яшьләре район күләмендә уздырыла торган өмәләрдә һәрдаим актив катнашалар, калган предприятие вәкилләре дә мондый чаралардан читтә калмасыннар иде. Без үз районыбыз өчен тырышабыз, - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова.
Чыннан да, кулларына чапкычлар, тырма һәм көрәкләр тоткан бертөркем яшьләр парктагы үләннәрне чабып кына калмадылар, аларны җыеп чыктылар, утыртылган агач төпләрен йомшартып та куйдылар. Район мәдәният йорты операторлары үзләренең музыкаль сәләмнәре белән эшкә дәрт өстәп тордылар, ә азактан, яшьләре эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан әзерләнгән чәй өстәле артындагы күңелле аралашу бөтен арганлыкны оныттырды.