Ютазы районына кергән урманнар янәшәсеннән 123 чакрым озынлыкта минполоса ярылган

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

Минерализацияле полосалар - урманнарны ут-күздән саклауда беренче чара.

Лесничий Айдар Нигъмәтуллин хәбәр итүенә караганда, Ютазы участогына кергән урманнар янәшәсеннән 123 чакрым озынлыкта минполоса ярылган. Янгыннардан саклану максатында урман хезмәтчәннәре быел 59 гектар мәйданны корыган ботак-чатаклардан азат итәргә тиеш булсалар, бу эшне алар 40 гектарга якын мәйданда башкарып та өлгергәннәр. Шушы чаралар өстенә даими патрульлек итү дә урманнарда уттан саклауда зур роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International