Бәйрәкә авылының “Гобәйди” музейлар комплексында реставрация эшләре башланды

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Дәүләтханова хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Казан реставрация компаниясе таш диварларны штукатуркадан азат итү буенча эшләр белән мәшгуль. Белгечләрнең бурычы – әлеге тарихи кыйммәтле объектны баштагы “кыяфәтенә” максималь якынайту. Болардан тыш, биредә түбәне һәм тәрәзәләрне яңарту планлаштырыла. Шуны искәртәбез, мәдрәсә һәм шәкертләр тулай торагы архитектура һәйкәле булып тора һәм аңа нигез салу датасы – 1812 ел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International