Радель – районның йөзенче сабые

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Бәхетле әти-әни – Равия һәм Марат Усмановлар туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар кабул иттеләр. Уллары туу уңаеннан аларны загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова да тәбрик итте. Чәчәк бәйләме һәм истәлеккә бүләк тапшырды.
- Сезнең йортта яңа гаилә әгъзасы барлыкка килде. Сабыйга анда җылы һәм рәхәт булсын! Бәхетле һәм сәламәт булып үсеп, тулы кыйммәтле гражданин булгач, район тормышына кушылып, аны намуслы хезмәте белән тагын да баетсын, - дип мөрәҗәгать итте ул Усмановларга.
Әлеге тантананың кечкенә хуҗасына килгәндә, 3,845 килограмм авырлыкта туган Радель әтисе кулларында үзен бик яхшы хис итте. Ә өйдә сабый 4,5 яшьлек абыйсы янәшәсендә үзен тагын да ышанычлырак хис итәр, дип ышанасы килә. Районда кыз балалар күбрәк тууын исәпкә алсак, Усмановларга батыр уллар үстергәннәре өчен тагын бер кат рәхмәт әйтергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International