Кечкенә авылда зур юбилей

2014 елның 13 августы, чәршәмбе

Еракларга китеп таралган матур көй җирле халыкны, кунакларны авыл уртасындагы кояшлы аланга дәште. Биредә үк чәй табыны корылган. Әлбәттә, Көрәш-Бүләк - зур авыл түгел, яшәүчесе дә йөздән генә артык, аларның да күпчелеген пенсионерлар тәшкил итә. Шулай да бәйрәмгә халык бик күп җыелды, кайчандыр Көрәш-Бүләк чишмәсе суларын эчеп үскән кешеләр дә туган авылларын сагынып кайткан иде. Туңдырманы туя ашау мөмкинлегеннән бәхетнең җиденче катында булган балаларның чыр-чу килеп уйнавына карап, авылның киләчәге барлыгына өмет уяна. Бу көнне халык район артистлары алып килгән концерт номерлары карап хозурланды, үзләре дә җырлап күңел ачты, уеннарда, спорт ярышларында катнашып, бүләк алды.

Бәйрәмдә быел түгәрәк даталарын билгеләп үткән аксакаллар тәбрикләнде. Үз вакытында туган авыллары иминлеге хакына армый-талмый эшләгән көрәшбүләклеләр адресына бик күп рәхмәт сүзләре, җылы теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International