Район буенча бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю 20 процент тәшкил итә

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Соңгы оператив мәгълүматларга караганда, район игенчеләре уҗым культураларын урып-суктыруны тәмамлаганнар. Арышларның һәр гектарыннан уртача 19 центнер ашлык суктырган аграрчылар, тулаем 50 749 центнер уңыш җыйнап алганнар. Тукайлылар уҗым бодаеның һәр гектарыннан 23 центнердан артык бөртек суктырганнар. “Игенче” һәм “Нәбиуллин” хуҗалыклары механизаторлары солы кырларындагы эшкә нокта куйсалар, бәйрәкәлеләр борчакны җыеп чыкканнар . Бүген “Таң”, “Кәрәкәшле”, “Уңыш”, “АгроМир”, “Нәбиуллин”, Тукай исемендәге агроколлективлар төп уракны арпа басуларына алып баралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International