Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Районда "Балыкчы былыкчыны ерактан таный" дигән турнир үтте
2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе
Әтисе Андрейга кечкенәдән ияреп балыкка йөргән Арина Якупова, кармакларын күлнең тирәнлегенә карап көйләгән арада, салмак кына искән җилнең дулкыннарны ярга таба кууына елмаеп карап куйды: һава торышы кулай тора. Балык тота башлауга бер кат хәзерлек күргән турнирда катнашучыларны район яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова сәламләде, бүлек белгече Алмаз Гомәров ярыш шартлары белән таныштырды. Өйләгә кадәр кармак салырга килешкән балыкчылар алдан ук чамалап куйган урыннарына таралышты. Ыргытылган җимнәрнең суга чупылт итеп килеп төшүе, кармак җепләренең сызгырып куюы гына ара-тирә ишетелеп алган яр буендагы сихри тынлыкны балаларның шат авазы да бозгалады. Ыргакка балык эләгеп чыккан саен биш яшьлек Илья Хәбибуллиннан да ныграк сөенгән кеше булмады. Шуны әйтергә кирәк, турнирда тулы гаиләләр катнашты, икешәр оныгын ияртеп килгән бабайлар да бар иде. Билгеләнгән сәгатькә кадәр беркем дә сабырлыгын җуймады, юкка гына балык тоту нерв кылларын тынычландыра димиләр икән. Алай гына түгел, саф һавада, чиста су янәшәсендә утырган кешенең йөрәк-тамыр системасы эшчәнлеге яхшыра, үпкәләр вентиляциясе унбиш процентка тизрәк эшли башлый – болар барысы да организм өчен зур файда. Өч сәгатьтән артык вакыт эчендә тотылган балыкларны үлчәүгә салып, җиңүчене эзләгәндә, иң эре балыкның авырлыгын ачыклаганда, үзара хуплау, көлешү авазлары балыкчыларга тагын да кәеф күтәренкелеге өстәде, аларның гомерен озынайтты. Кечкенә, Светлана Пройдакова әйткәнчә, яшь балыкчылыр татлы призлар, истәлеккә бүләкләр кабул итеп алганда, алардан да бәхетле кеше булды микән?! Ә инде 220 грамм балык тотып, балалар арасында җиңү яулаган һәм кыйммәтле бүләккә ия булган Илюшада исә өстәлдә тезелеп, кояш нурлары астында ялтырап торган кубокларга кызыгу кайгысы гомумән калмады! Өлкән балыкчылар арасыннан беренче урынга 2 килограмм һәм 540 грамм балык тотып Ленар Закиров чыкты. Аңа Светлана Пройдакова кубок һәм акчалата премия тапшырды. Ленар турнирга гаиләсе – хатыны һәм кызы белән килгән иде. Аларга яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлегеннән татлы күчтәнәчләр дә тапшырылды. Икенче урынны яулаган Сергей Пройдаков һәм өченче урынга чыккан Зәйтүн Вәлиев та кубок һәм премия белән билгеләнделәр. Турнирда катнашучылар өчен берничә номинация дә уйлап табылган иде. Әйтик, “Балыкчы-леди” номинациясендә 300 граммлы вак корбан балыгы эләктереп, Арина Якупова махсус призга ия булса, “Балык-трофей” номинациясендә дә Ленар Закировка тиңнәр булмады. Ул тоткан балыклар арасында 370 граммлы корбан балыгы табылды. Сүзне йомгаклап, районның яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге оештырган турнирдан канәгать калган балыкчылар киләсе очрашуларга кадәр дип таралышты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
Район төзелеш мәйданчыкларын тикшерделәр
Ютазы районының социаль объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау барышы белән ТР «Главинвестстрой» ДКИ директорының беренче урынбасары Илдар Рәшитов танышты.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре патриотизм дәресе үткәрде
Урыссу бистәсенең 2нче мәктәбендә 5 «А» сыйныфы укучылары өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре мөһим һәм күңелгә үтеп керерлек патриотизм дәресе үткәрделәр. Китапханәче Рузилә Гәрәева балаларга илебез тарихының героик һәм фаҗигале битләре, авыр сынаулар аша үткән буыннарның батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләде.
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Яшь баскетболчылар Җиңү көнен турнирда җиңү белән билгеләп үттеләр
2026 елның 2 маенда Октябрьский шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган баскетбол буенча шәһәр беренчелеге узды. Турнир энергияле һәм максатчан спортчыларны — 2014 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләрне җыйды, алар чын спорт рухын һәм көрәш дәртен күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз