Районның кыр алдынгылары

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

“Таң” җаваплылыгы чикле җәмгыяте механизаторы Рөстәм Абдуллин “Полесье” комбайнында икенче елын эшли. Сезон башыннан алып ул 373,6 тонна ашлык суктырган. Аның хезмәттәше Таһир Садыйков урып-җыю эшләрен инде шактый искерә төшкән “ДОН-1500” комбайнында алып барса да, ындыр табагына 344,4 тонна бөртек озаткан. Тукай исемендәге җәмгыять игенчесе Айрат Зәйдуллин “Нью-Холланд” комбайны белән 340,4 тонна уңыш суктырган. Шундый ук маркалы комбайнда уракны дүртенче сезон алып баручы “АгроМир” җәмгыяте механизаторы Маузир Латыйпов 305 тонна бөртек җыйнап алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International