Районда уҗым һәм сабан культураларының планга карата 33 проценты урып-суктырылган

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Һәр гектардан уртача уңыш район буенча 21,2 центнер чыга. Игеннәрдән иң югары уңышны - һәр гектардан уртача 28,8 центнер бөртекне “АгроМир” җәмгыяте механизаторлары җыя. Быел район җирбагарлары каршында 4711 гектарда көзге культуралар чәчү бурычы тора. Район буенча бу эш җәмгысы 1027 гектарда башкарылган. “Кәрәкәшле” җәмгыятендә – 260, “Уңыш” коллективында – 237, Тукай исемендәге хуҗалыкта 200 гектарда уҗымнар чәчеп өлгерелгән. Районның 3 мең гектарга якын басуында җир эшкәртелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International