Ютазы чаңгычылары чангычы-узышчылар арасында Татарстан республикасы җәйге беренчелеге призеры булды

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Ютазы чаңгычылары командасы Җәлил эшчеләр бистәсендә узган чангычы-узышчылар арасында Татарстан республикасы җәйге беренчелеге призеры булды.

Республиканың иң көчле чангычы узышчылары чаңгыроллерларда ярышта һәм кросста катнаштылар. 1999-2000 елларда туган кызлар арасында өч чакрымлык һәм ике чакрымлык дистанцияләрдә Айназ Фәйзрахманова икенче урынны яулады. 1999-2000 елларда туган егетләр арасында өч чакрымлык дистанциядә безнең Андрей Зимин да көмеш медальгә лаек булды, ә 2001-2002 елларда туган ир балалар арасында шул ук дистанциядә Владислав Князев бронза медален алды. Гомумкоманда зачетында безнең команда пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International