Урыссуда һәм район авылларында юлларга асфальт салу дәвам итә

2014 елның 29 августы, җомга

Әбсәләм авылының үзәк урамына, ниһаять, асфальт салына башлады.

Инфраструктура бүлеге мәгълүматларына караганда, ике чакрымга якын юлның өч йөз метрына асфальт түшәлеп тә өлгерелгән. Урыссу бистәсенең Урыссу урамының да бер өлешенә тротуар ясалган. Моннан тыш, Солнечный микрорайонында Фәнис Кәримов урамыннан алып спорт мәйданчыгына кадәр юл асфальтлаган. Авылларда да юлларны ремонтлау дәвам итә. Әйтик, Акбаш авыл җирлегендә чуерташ түшәлә башлаган Мәктәп урамы юлының 150 метры республика программасы буенча төзекләндерелә, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Илгиз Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International