Районда Республика көнен бәйрәм итү Кече Урыссу авылында күп функцияле үзәк ачудан башланды.
Республика программасы кысаларында тергезелгән яңа бинаны ачу тантанасына җыелган мәртәбәле кунаклар – район башлыгы Рөстәм Нуриев, башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов, ут күршебез – Туймазы районы һәм шәһәре башлыгы Айдар Суфиянов, Урыссу бистәсе депутаты Ирек Салихов һәм башкаларны кечеурыссулылар ипи-тоз һәм якты йөз белән каршы алдылар. “Сөембикә” ансамбле барлык тамашачыларга иң матур биюен бүләк итте.
Республика көнендә республика бүләге алуга ирешкән Кече Урыссу авылы халкын сәламләгән Рөстәм Нуриев, районда өченче булып төзелгән әлеге мәдәният йортының нәкъ менә әлеге җирлектә куелуы очраклы хәл түгел, дип хәбәр итте: “Кече Урыссу авылында бердәм булган, тырыш халык яши. Сезнең җирлектә утыручы Тукай исемендәге агроколлектив та үз фидакарьлеге белән район икътисадын ныгытуга саллы өлеш кертә. Шуңа күрә безнең дә үз чиратыбызга сезгә күңелле мизгелләр тудырасыбыз килде. Хәзер инде әлеге бина эчендә җыр-моң авазлары астында тормыш һәрвакыт кайнап торсын, дип кенә теләргә кала”.
Тантананың иң тарихи мизгеле – күп функцияле үзәк ишегенә бәйләнгән ал тасманы кисү хокукы район башлыгы Рөстәм Нуриевка, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиевка, яңа бинаны тергезгән “Йолдыз” оешмасы җитәкчесе Нәҗип Латыйповка бирелде. Мәдәният йортына узган халыкны фойеда җирле рәссам Камил Ибраһимов төшергән картиналар күргәзмәсе каршы алды. Тамашачылар залына узган авылдашларын Тукай исемендәге җәмгыять директоры Әсгать Абдуллин бу көнгә туры килгән икеләтә тантана белән тәбрикләде һәм, өй туе белән котлап, биш комплект сәхнә костюмы бүләк итте.