Мәйдан уртасына бәйрәм белән котлар өчен район башлыгы Рөстәм Нуриев, “Ядран Ойл” җәмгыяте директорлар шурасы рәисе Ирек Салихов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Ленар Якупов чакырылдылар.
- Бүгенге бәйрәм безне, милләтебезгә, динебезгә, яшебезгә, җәмгыятьтә тоткан урыныбызга карамастан, үзара якынайта. Без бай тарихлы, уңдырышлы җиребез белән горурланып кына калмыйбыз, аңа нигез салган борынгы буыннарыбызга хөрмәт белән карыйбыз. Хәзерге Татарстанда иҗат итәргә, алдынгы фикерләреңне чагылдырырга, сәләтеңне ачарга мөмкинлекләр зур икән, көндәлек киеренке, фидакарь хезмәт нәтиҗәсе бу. Республикабыз бүген, сәнәгатьчелекме, авыл хуҗалыгы, мәгариф, медицина буенча булсынмы, алгарыш кичереп яши икән, монда безнең райондашларыбызның да өлеше бар: Ютазы – бик күп талантлы шәхесләр үстергән, аларга канат куйган төбәк! Һәм мин иминлекне, рухи байлыкны өстен күреп, дуслыкта, татулыкта яшәүче күп милләтле дәүләтебезнең бер әгъзасы булуым белән горурланам! – дип чыгыш тотты Рөстәм Нуриев.
Башкала кунакларыннан Ленар Якупов ютазылыларны Республика көне белән шәхсән үз исеменнән генә тәбрик итеп калмады, ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатен дә җиткерде. Бүгенге, җөмһүриятебез тормышындагы иң мөһим бәйрәмнәрнең берсен булган Республика кәнен без киләчәккә ышаныч белән карап, каршы алабыз. Татарстанның икътисадый-финанс халәте тормышны тагын да сыйфатлы итүнең яңа стандартларын барлыкка китерергә мөмкинлек тудыра, диелгән иде Илбашлыгы телеграммасында. Ирек Салихов та үз чиратында район халкын, кайбер чит дәүләтләрдә барган хәрби низагларны күз уңында тотып, бүгенге тыныч тормышыбызның кадерен белеп, матди һәм рухи байлыкларыбызны саклап, аларны тагын да үстереп яшәргә чакырды.
Һәрбер бәйрәмнең асылы – ул хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү, аларга мәдхия җырлау. Район башлыгына Урыссу балалар музыка мәктәбе укытучысы, “Истоки” халык ветераннар хоры җитәкчесе Ирина Иванаевскаяны “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелүе белән ихлас котлады. Рөстәм Нуриев кырык ел гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган Иске Каразирек балалар бакчасы тәрбиячесе Розалия Әхмәтова күкрәгенә “Мәгарифтәге уңышлары өчен” билгесен беркетте. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән Урыссуның 4 санлы балалар бакчасы мөдире Лилия Шафигуллина, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мактау грамоталары белән билгеләнгән Урыссу балалар музыка мәктәбе укытучылары Клара Галиева, Оксана Җәләева, Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее директоры Гөлнара Хәмидуллина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы белән хөрмәтләнгән Тукай исемендәге җәмгыять савымчысы Әнисә Габитова, шул ведомствоның рәхмәт хатына лаек булган “Кәрәкәшле” җәмгыяте ветеринария табибы Гәүһәр Галимова, Ютазы район советы мактау грамотасы белән бүләкләнгән “СтройБетон” җәмгыяте директоры Светлана Ямаева ютазылыларның көчле алкышларына күмелде. Мәйдан түренә билбауларда көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчеге призерлары Алия Бәдретдинова, Гөлдәния Сәгъдиева, Лилия Муллагалиева, Эдуард Марченко чакырылдылар. Әлеге бир бирмәс көрәшчеләребезгә Рөстәм Нуриев Ютазы муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Котлаулар церемониясен район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов дәвам итте. Ул бокс буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә җиңү яулаган Иван Колесниковка, шул ук ярышларда призер булган Иван Хвостовка, картинг буенча республика ярышларында җиңү яулаган Марат Хөснетдиновка район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Ютазы муниципаль районы башлыгы турнирында җиңүгә ирешкән команда капитаннары Егор Сухорук, Владимир Ежов, Анна Нестеренко диплом һәм кубоклар кабул итеп алдылар. Үсмерләр арасында футболны үстерүгә саллы өлеш кертүче тренер Данияр Разаков та район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды. Бәйрәм кичендә “Лаеклыларга – лаеклы бүләк” район бәйгесенең “Торак пунктлардагы үрнәк шәхси йорт” номинациясендә беренче урынга чыккан Иске Каразирек авылыннан Рәзимә Кашапова, “Күп фатирлы йортның үрнәк ишек алды” номинациясендә җиңүгә ирешкән Нина Гыйльметдинова бүләкләнде.
Республика көнен Ютазы районы халкы белән башкаланың эстрада йолдызлары - “Җырлы Казан” төркеме, “Ворожея» җыр ансамбле бәйрәм итте. Башкорт иленнән үк алып киленгән лазерлы шоу да тамашачыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.