Солнечный микрорайонының яңа спорт мәйданчыгында беренче ярыш үтте

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Солнечный микрорайонының күптән түгел генә урнаштырылган спорт мәйданчыгында оештырылган волейбол ярышлары район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подоваловта да зур кызыксыну уятты.

Республика көне кысаларында традицион рәвештә уза торган ярышларга заявка алган командаларның барысы да килмәүгә карамастан, уен зур оешканлык һәм гайрәт белән барды, дип хәбәр итте яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова. Нәтиҗәдә, хатын-кыздар арасында Урыссу бистәсенең җыелма командасы лидер булса, бистәнең яшьләр җыелма командасы икенче урынга чыкты. Ир-егетләрдән торган “Соляночка” командасы көндәшлектән тыш булды. Җиңүчеләр яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге бүләкләре белән билгеләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International