Вакытыннан алда тавыш бирү хокукы белән Татарстанда яшәүче һәркем файдалана ала.

2014 елның 7 сентябре, якшәмбе
14 сентябрьдә Татарстанда әһәмиятле вакыйга – ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау булачак. Әлеге тавыш бирүнең әһәмияте бик зур, асылда бу алга таба социаль-икътисади үсеш һәм Татарстанда сәяси тотрыклылыкны саклау буенча Президент Рөстәм Миңнеханов курсын хуплау турында бөтенхалык референдумы булачак.
Әмма барлык республикада яшәүчеләрнең дә бу көнне сайлау участокларына килү мөмкинлеге юк. Шуңа күрә сайлаучыларга вакытыннан алда сайлау мөмкинлеге бирелә.
Республикада яшәүче һәр кеше үзенең конституцион сайлау хокукы белән файдалана ала, моны 14 сентябрьдән иртәрәк тә эшләргә мөмкин.
Әгәр дә сайлаучы сайлау көнендә нигезле сәбәпләр аркасында (озын ял, командировка, бакча участогында эшләү, уку, төп эш урыны буенча мәшгуль булу, дәүләти һәм иҗтимагый бурычларны үтәү, сәламәтлек торышы һәм башкалар) үз сайлау участогына килә алмаса, алдан тавыш бирергә мөмкин. Шәһәрдән читкә сәфәргә китү дә нигезле сәбәп булып тора.
Алдан тавыш бирү территориаль сайлау комиссияләрендә 3 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр, участок сайлау комиссияләрендә – 10 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр уздырыла. Дүшәмбедән җомгага кадәр ул 16 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр үтә. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә - 8 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр.
Вакытыннан алда тавыш бирү графигын ТР Үзәк сайлау комиссиясе раслый, әмма кайбер территорияләр өчен аерым вакыт билгеләнергә мөмкин.
Алдан тавыш бирүче сайлаучы үзе алдан тавыш бирәчәк комиссиягә гариза яза һәм паспортын күрсәтә. Алдан тавыш бирүенең сәбәбен сайлаучы бланкка кулдан язып куя. Адрес теркәлү урыны буенча күрсәтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International