Урыссу коррекцион мәктәбе укучылары «Мин дөньяны коткарам!» дип аталган бәйге үткәрделәр

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Урыссу коррекцион мәктәбе укучылары «Мин дөньяны коткарам!» дип аталган асфальтта рәсем төшерү бәйгесендә катнаштылар.

Конкурс мәдәният бүлеге һәм балалар иҗаты үзәге тарафыннан «Экстремизмга – ЮК!” айлыгы кысаларында оештырылды. Сурәтләрендә балалар планетада тыныч тормышны ничек күзаллауларын чагылдырдылар. Шулай ук алар хәрәкәт конкурсларында катнаша алды, табышмакларга җаваплар табуда ярышты, күңелле балалар дискотекасында биеде. Барлык бәйгедә катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International