“Яшел Россия” Бөтенроссия экологик шимбә өмәсе барышында районның барлык ун җирлегендә юл буе полосалары чүп-чардан арындырылды.
Өмәдә йөз егерме кеше катнашты. Алар тарафыннан бордюрлар буялды, юл кырыйлары чүптән чистартылды. Гомумән алганда, бу көнне 90 гектар мәйданда эш башкарылды, 15 кубометр чүп чыгарылды.