Район “Уку йортларында финанс грамоталылыгы көне” үтте

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

“Уку йортларында финанс грамоталылыгы көне” дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында күптән түгел Пенсия фонды бүлеге мәктәп укучылары арасында аңлату эшләре алып барды.

Чараның максаты – укучы яшьләрнең пенсион һәм социаль грамоталылыгын арттыру. Өлкән сыйныф укучылары пенсия тәэмин ителеше нигезләре, пенсия системасын яңарту максатлары турында белделәр. Шулай ук укучыларга булачак пенсия алучыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен пенсия тупланмаларын инвестицияләүне күздә тоткан мәҗбүри туплау компоненты кертелүе турында мәгълүмат бирелде. Бу пенсия күләменең аларны инвестицияләү хисабына арткан тупланма акча чараларына бәйлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International