Районда көзге чәчү быел оптималь срокларда тәмамланды.
Бер михнәтнең бер рәхәте була, диләр. Көн аралаш яуган яңгырлар икмәкләрне урып-җыюда берникадәр тоткарлык тудырса да, алар туфрак куенына салынган уҗым культуралары тишелеше өчен зур шифа. “Нәбиуллин”, “Игенче”, “Уңыш”, Тукай исемендәге агроколлективларның иген кырлары комбайннар гөрелтесеннән тынып калды – биредә урак төгәлләнде. Хуҗалыкларда җир эшкәртү дә яхшы темпта бара. Бу эш район буенча планда каралган мәйданның өчтән бер өлешендә башкарылган икән, димәк салам җыюга да урыннарда җитди якын киләләр.