«Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы ютазылыларның заявкаларын кире какмый

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

«Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына быел ютазылылардан 14 заявка кергән.

Шуларның 11е уңай хәл ителгән, икесе, финанслар таләп ителүе сәбәпле, «планлаштырылды» статусында һәм берсе мотивлы рәвештә кире кагылган. Торак пунктларны төзекләндерү сораулары аеруча актуаль булып тора. Бу канализацион коеларның начар торышы турында мөрәҗәгатьләр, үзбелдеклелек белән барлыкка китерелгән “яткан полицейскийларны» юк итү зарурлыгы, чүп өемнәреннән һәм чүп үләннәреннән арыну мөһимлеге, төнге яктыртылыш булмау һәм юлларның начар торышы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International