Яңа Каразирек авылында балалар мәйданчыгын кулланылышка тапшырдылар
2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Чарага тагын да бәйрәм төсмере өстәп халкыбызның яраткан җырчысы Лилия Муллагалиева килгән иде. Бу көнне балалар гына түгел, аларның ата-аналары да ял итте. Өлкәннәр концерт караса, балалар мәйданчыкта рәхәтләнеп уйнадылар. Исегезгә төшерәбез, шундый ук мәйданчык күптән түгел генә Ютазы авылында да ачылган иде.