Урыссу гимназиясендә ГТО нормативларын үтәү буенча спорт чарасы узды

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Урыссу гимназиясендә ГТО нормативларын үтәү буенча бөтен коллектив катнашкан физкультура-спорт чарасы узды.
Чара гомуми белем бирү учреждениеләрендә ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертүнең төп этапларына ярашлы үткәрелде. Теләсә кайсы спорт ярышындагы кебек, биредә дә җиңүчеләр, лидерлар булды. Йөгерүдә иң яхшы нәтиҗәләрне 9 сыйныф укучысы Раил Авзалов күрсәтте, кызлар арасында – 7 сыйныф укучысы Айгөл Әхмәдишина, ә педагоглар арасында Роза Юнысова һәм Гөлнара Зыязетдинова иң яхшылардан булдылар. Бау тартышуда барысын да 6 сыйныф командасы кызлары таң калдырды. Чарада катнашучылар ГТО нормаларын гына тапшырып калмадылар, шулай ук уңай эмоцияләр, энергия заряды һәм рух күтәренкелеге алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International