Урыссулар Буш тавык тәпиләрен принципка китеп ашарга теләми

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Урыссу бистәсендәге бер китбеттән товар алучылар күптәннән инде американың тавык ботларыннан баш тартканнар. Шулай бервакыт мин кибеттә чиратта торганда бер ханымның "Ә сезнең кибеттә Буш тавык ботлары бармы?" дигән соравын ишеттем. Аңа сатучы җавап бирде: "Юк, мин аларны хәзер алып кайтмыйм, чөнки минем кайбер кулланучыларым без "Буш итләрен" принципка китеп алмыйбыз, дип әйттеләр, диде. Соңгы вакытта мин кибеттә тавык итенең үзебездә җитештерелгәннәре генә сатам, ә татарстанның Питрәч, Чаллы итләре бигрәк тә "аһ" дигәнче алып бетерәләр. Шушы көннәрдә мин тагын шул ук кибеткә кердем, карыйм - товар кайтарганнар. Мин сатучыдан юри генә:"Ә америка ите бармы?" - дип сорадым. -"Юк". Мин алардан инде күптәннән баш тарттым" дигән җавап ишеттем. 
P.S Безнең Татарстанда тавык итенә кытлык булмас дип ышанып каласы килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International