Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Бүген бөтендөнья автомобильсез йөрү көне!!!
2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе
Казан Россиядә, Мәскәүдән кала, Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнен югары дәрәҗәдә билгеләп үтәчәк икенче шәһәр булачак. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Татарстан башкаласы җитәкчесенә Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) вәкилләре шундый тәкъдим белән чыккан. UNDP (United Nations Development Programme) исемннән язылган хатта Бөтендөнья автомобильсез йөрү көненең һәм Европа мобильлеге атналыгының максаты булып җәмәгать һәм моторлаштырылмаган транспорт төрен популярлаштыру тора.
Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне (World Car Free Day) 22-нче сентябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге традиция 1998 елда Франциядә барлыкка килә. Ул елда әлеге көнне ике дистәләп кенә шәһәр билгеләп үтә. Бүген исә әлеге хәрәкәт бөтен дөньяда хуплана. Акция кысаларында автомобильчеләргә бер көн шәхси машиналарын кулланмаска тәкъдим ителә, әлеге темага багышланган төрле чаралар оештырыла.
“Миңа ООН вәкилләреннән әлеге проектны бездә дә булдыру буенча рәсми тәкъдимле хат килде. Без аны кабул иттек. Мәскәүдән соң, Казан әлеге проектны тормышка ашыра торган Россиядәге икенче шәһәр булачак. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге юнәлештәге адымнар билгеле бер нәтиҗәләргә китерә”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм халыкара инициативага багышланган чаралар программасын эшләргә кушты.
Шәһәр башлыгы эшлекле сезон һәм яңа уку елы башлану бөкеләр проблемасын янә актуальләштерде, шулай да ситуация узган елгыга караганда күпкә яхшырак, дип билгеләп үтте. Әлеге нәтиҗәләрне РФ ЭЭМ-нең Казан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов та раслады.
“Агымдагы елда Казан урамнарындагы ситуация тотрыклы һәм алдагы еллардагы проблемалар күзәтелми. Моңа транспорт чишелешләрен эксплуатациягә тапшыру да булышлык итте. Шулай да кайбер участокларда хәрәкәт тыгызлыгы күзәтелә”, - дип билгеләде Рөстәм Ибраһимов. Шулай ук ул Татарстан башкаласында вертолеттан күзәтеп чыгу дәвам ителгәнлеген сөйләде, бу исә урамнарда үткәрү мөмкинлеген тәэмин итү эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләргә булышачак. Вертоллеттан күзәтеп чыгу нәтиҗәләре буенча, аерым алганда, Вишневский, Достоевский, Чуйков урамнарында һәм Әмирхан проспектындагы светофорлар режимы эшчәнлегенә үзгәрешләр кертү буенча мәсьәләләр эшләнелә.
Илсур Метшин искәртеп узганча, 2009 елда Россиядәге иң зур Санкт-Петербург транспорт-инфраструктурасының фәнни-тикшеренү институтлары Казандагы транспорт инфраструктурасының 2020 елга оптималь үсеш прогрпаммасын эшләгән, шуның бер өлеше транспорт планы буларак Универсиадага әзерлек вакытында тормышка ашырылган.
“Әлбәттә, шәһәрдәге хәрәкәт өчен шартлар берничә тапкырга яхшырды. Бу 2013 елгы Универсиада алдыннан эшләнелгән траспорт планының беренче этабын тормышка ашыру белән бәйле. Әлегә планлаштырылганнарның өчтән берен генә тормышка ашыра алдык. Автомобильләр саны ел саен арта, юлларның югары дәрәҗәдәге үткәрүчәнлек мөмкинлеге мәсьәләсе алга таба да игътибар үзәгендә булырга тиеш”, - дип билгеләде һәм әлеге мәсьәләләрне җәмәгать транспортының ролен үстермичә тормышка ашырып булмаячаклыгын ассызыклап үтте Илсур Метшин.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
01.05.2026 ашыгыч кисәтү
01.05.2026 ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Яз һәм Хезмәт бәйрәме — 1 Май белән чын күңелдән котлыйм!
Бу көн бердәмлекне, хезмәт сөючәнлекне һәм үсешкә омтылуны — районыбыз иминлегенең ныклы нигезен тәшкил иткән кыйммәтләрне гәүдәләндерә.
30
апрель, 2026 ел
Яшь көрәшчеләр "Олимп"та очрашты
Урыссу бистәсенең «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры уза.
Федерация Кубогында бронза
Димтамак авылының «Аккош» балалар бакчасыннан яшь спортчы Дамир Нәгыймов киокушинкай — Федерация Кубогы ярышларында үзен танытты. Кумитэ дисциплинасында дистәләгән катнашучы арасында киеренке көрәштә Дамир, мактаулы өченче урын алып, бронза медаль яулый алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз