Алар тормышны сайлый

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Тормыш – ул сайлау. Кайбер вакытта син нәкъ менә шуны эшләргә кирәк икәнен белмисең дә. Әмма тормышта шундый хәлләр була, киләчәгең синең сайлаудан тора, һәм моны син үзең генә чишә аласың.

Балалар үзләре сайлый белергә тиеш, зурларның һәм яшьтәшләренең  басымнарына каршы тора белергә, бу авыр тормышта үз юлларын таба белергә тиешләр. Нәкъ менә шул максаттан балалар иҗат үзәге район думасы депутатлары белән “Наркотикларга: Юк! – дип әйт” акциясе уздырдылар.  Акция балаларда һәм яшүсмерләрдә социаль актив позиция булдыру, аңлап наркотиклардан баш тарту һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан чыгып уздырылды. Катнашучылар “Наркотикларга: ЮК!-дип әйт”, “Без – тормыш өчен”, “Ничек сәламәт булырга” кебек листовкалар ясап 200 дән артык  кешегә тараттылар, яшьтәзшләре арасында сораштыру уздырдылар, актив рәвештә сәламәт яшәү рәвеше алып бардылар. Шундый ук акцияләр районыбызның Ютазы һәм Бәйрәкә мәктәпләрендә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International