Димтамак авыл җирлеге депутаты Илһам Дәүләтов “ПолитЗавод – 2014” республика проектында катнашты

2014 елның 23 сентябре, сишәмбе

Күптән түгел Казанда узган “ПолитЗавод – 2014” проектының сәяси сменасында республика Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый-яшьләр палатасында район вәкиле, Димтамак авыл җирлеге депутаты Илһам Дәүләтов та катнаша.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге депутаты Надир Хәйруллин белән очрашкан активистлар республика яшьләре белән төрле чаралар, форумнар уздыру, урыннарда, муниципаль район башлыклары каршында, яшьләр палатасы оештыру турында эшлекле әңгәмә корганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International