Урыссуның ветераннар футбол командасы җәлил командасын җиңүгә иреште
2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
Җәлил бистәсендә Урыссу Җәлил ветераннар футбол командалары арасында дусларча очрашу узды. Әлеге матч Җәлилдә яңа стадион ачылуга багышланган иде. Тренер Владимир Ан җитәкчелегендәге безнең ветераннар футбол командасы 4:3 белән җәлилләрне җиңүгә ирештеләр.