Федераль салым хезмәтенең “Часто задаваемые вопросы” сервисы салым түләүчеләргә үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап табарга ярдәм итә.
Салымнар исәпләнүенең дөреслегенә туган шик-шөбхәләрне “Имущественные налоги: ставки и льготы”, “Сроки направления налоговых уведомлений”, шулай ук “Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц” сервислары таратырга мөмкинлек бирә. Аларга тоташып, сез, өегездән дә чыкмыйча, бюджет исәп-хисабын контрольдә тоту, салым түләү кәгазен һәм түләгәнлеккә квитанцияләрне бастырып чыгару, бурычларыгызны һәм агымдагы салымнарыгызны түләү, күчемле һәм күчемсез милек турында мәгълүмат туплау мөмкинлегенә ия буласыз.