Ялган чакыру өчен җавап бирергә туры килгән

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Узган атна шуның белән үзенчәлекле, районның берничә кешесе моңа сәбәбе булмаган килеш, полиция хезмәткәрләрен чакыртканнар.

Урыссудан бер яшь ханым полиция нарядын аның акча янчыгын урлаулары сәбәпле чакырган булса, икенче бер урыссулы аның фатирыннан паспортын урлауларын хәбәр иткән, ә Ютазы авылындагы урта яшьләрдәге исерек бер ир-ат үзенең кеше үтерүе турында хәбәр иткән. Әлеге очракларның берсе дә тәртип саклаучы органнары тарафыннан расланмаган. Махсус хезмәтләрне ялган чакыру өчен әлеге гражданнарга бер мең сумнан алып мең ярымга кадәр штраф түләргә туры килгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International