Депутат - өлкәннәр өчен

2014 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе
Өлкәннәр көне декадасы һәм Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров исеменнән, аның Ютазы районындагы ярдәмчесе Елена Коваль ике ветеран укытучы Служаева Анастасия Михайловна һәм Сандаг Лидия Юлиановнага азык-төлек пакетлары тапшырды. Әлеге ике изге йөрәкле укытучылар бер генә буын балаларны тәрбияләп зур юлга чыгармадылар. Анастасия Михайловна 90 яшьлек юбилеен каршы алырга җыенса, Лидия Юлиановна ине әлеге чорны узып китәргә дә өлгергән. Зур яшьтә булуларына да карамастан, алар хәзерге тормышка оптимизм белән карыйлар, эшләгән елларын сагынып яшиләр. Рәхмәт йөзеннән Ришат Фәзлетдин улына алар ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар теләп калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International