Героинны алар Татарстанга күрше регионнан алып кайтканнар һәм наркоконтроль хезмәткәрләре аларны чираттагы партияне алып кайткан вакытта тоткарлыйлар. Алар кайта торган автомобиль автотрассада тоткарлана. Машинаны тикшергән вакытта аларның берсендә 100 граммнан артык героин табыла, ә соңрак Лениногорск шәһәрендә (ә аларның берсе шунда торган) 22 грамм иң куркыныч дип саналган матдә табыла. Бүген Бөгелмә шәһәр суды әлеге хатыннарның берсенә генә җәза билгеләде. Аңа 10 ел төрмә яный, ә икенче хатын буенча эшне тикшерү әле дәвам итә.