Яраткан әбиләребез өчен "Чын йөрәктән" исемле букет

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Көзге яфраклар берсеннән- берсе матур, төсләре дә нинди генә! Көзге яфраклар һәм табигый материаллардан ясалган әйберләр күңелгә бигрәк тә якын була. 
Хәзер менә нәкъ шундый әйберләр ясау чоры килеп җитте дә. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Синагулова Регина Рафаил кызы үзенең  тәрбияләнүчеләре белән агач яфракларыннан шундый матур әйберләр ясадылар. Ә өлкәннәр көне уңаеннан әби-бабайларына көзге яфраклардан букетлар ясаганнар.
Бәйрәм белән сезне хөрмәтле өлкәннәребез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International