Халыкара өлкәннәр көнендә бәйрәкәлеләр игътибарсыз калмадылар

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе

Бәйрәкә авылында Халыкара өлкәннәр көнен быел 242 кеше каршы алды. һәм нинди статуска ия булуларына карамастан, аларның берсе дә игътибарсыз калмаячак.

Бу хакта 1 октябрь көнне авыл мәдәният йортына “АгроМир” җәмгыяте тармакларында хезмәт куеп, төрле елларда лаеклы ялга чыккан өлкәннәр җыелган бәйрәмдә чыгыш тоткан Бәйрәкә авыл җирлеге җитәкчелеге белдерде. Ә авыл хуҗалыгы коллективы гадәттәгечә үз пенсионерларына кадер-хөрмәтнең зурысын күрсәтте. Аларны беренче чиратта “АгроМир” җәмгыяте җитәкчесе Сирин Галиев сәламләде. Ул үз пенсионерларын агроколлектив эшчәнлеге белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International