Якшәмбе, 12 октябрь көнне, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көнне район авыл эшчәннәре дә яхшы күрсәткечләргә нигез булган матур хезмәтләре белән каршы ала. Келәтләргә 51 300 тонна икмәк кайтып урнашты. Терлек азыгы мулдан тупланды. Авыллардан көн саен 53 тонна сөт сатылса, шуның 6 тоннасы халыктан җыела.
Амбарга кайтканы чын байлык
Табигатьнең көйсезлекләре аркасында комбайннар эше беразга тоткарлануга карамастан, быел да “Нәбиуллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгы механизаторлары уракны районда беренчеләрдән булып тәмамладылар. Бодайнның һәр гектарыннан 26 центнерга кадәр бөртек биргән участоклар булса, арпа уңышы да түбән булмый.
- Тулаем җыелган ашлык күләме узган еллардан ким түгел. Тик менә сыйфаты гына өметләрне акламады. Былтыр бодайны элеваторга тулаем III класс белән саткан булсак, быел ул IV-V класс таләпләренә генә туры килде. Язгы корылык аркасында тишелеп җитә алмаган бөртекләр беренче яңгырлардан соң, июнь аенда гына шытым бирде. Шул сәбәпле, икмәкләр тамырда килеш тигез өлгермәде. Механизаторлар арпаның 30 гектарын гына турыга урып-суктыра алдылар, калган барлык мәйдандагы игеннәрне егып алырга туры килде, - дип сөйли фермер Илдус Нәбиуллин.
Борынгы заманнан ук халык амбарларга кайтып урнашкан ашлыкны гына байлыкка тиңләгән. Икмәкләрне теземнәргә салган Мансур Насыйров, Раушан Шәрәфиев, сугучылар Әнәс Вильданов, Сирин Зарипов, Ринат Шәфыйков, комбайн бункерларын үз вакытында бушаткан шоферлар Айдар Хәйретдинов, Равил Нәгыймов, Рим Җәләев аяз сәгатьнең бер генә мизгелен дә сарыф итмиләр. Машинистлар Зөфәр Әхмәтов, Рәфыйк Насретдиновның йөзәр тонна икмәкне эшкәрткән көннәре була. Нәкъ менә аларның армый-талмый эшләве бәрабәренә кырдан кайткан икмәк бик тиз урнашып бетеп бара. Хуҗалык кредиторлар белән исәпләшү графигын бозмый, пайчылары белән исәпләшә, фураж өчен 700 тонна бөртек сала, 40 тонна күчмә фонд, 250 тонна чәчү материалы туплый. Орлык фондын яңарту өстендә дә чаралар күрә – киләсе елда биредә чәчүнең бер өлешен югары сыйфатлы сортлар белән башкарырга план коралар.
Көн саен МТЗ-82 тракторында 80 гектарда саламны төргәкләгән Ильяс Гыймадиев Ютазы агрокөллиятен тәмамлап эшкә кайткан Дияз Вильдановка да яхшы темп бирә. Саламны азык дворында җәһәт урнаштырып барган яшь механизатор өлкән хезмәттәшләре алдында сынатмый. Салам җыючыларның җитезлеге аркасында “Нәбиуллин” хуҗалыгы зәб сөрүне дә беренчеләрдән булып төгәлләде. Таңнан алып караңгы кичкә кадәр К-744 тракторында хуҗалыкның кыр-басуларының бер өлешен сабан тагып сөргән, икенче өлешен КТС белән эшкәрткән Тимерҗан Закировның җир-ана белән серләшкән вакытлары да булгандыр. Бүген 200 гектарда тигез шытымнар биргән арышлар да аның намуслы хезмәт нәтиҗәсе, ди Илдус Нәбиуллин.
Коллектив агымдагы кышлатуга транспортерлары, идәннәре алмаштырылган, су линиясе ремонтланган, поилкалары үзгәртеп ясалган, тәрәзәләре ышыкланган абзарлар белән керешү өстенә, ул ел ярымлык азык запасы да туплап өлгерә. Базлар җәй көннәрендә үк сенаж белән тула, механизаторлар 175 гектардагы кукуруз силосын курганнарга сала. Быел “кырлар патшасы” каерылып уңган: һәр гектары 245 центнер масса бирә. КСК комбайнында Рим Җәләев урган силосны ташуда ярдәмгә икмәк кырларыннан бушаган машина йөртүчеләр килә. Курганнарда Фаил Вәлиев “иярләгән” К-700, Зөфәр Әхмәтов утырган ДТ-75 тракторлары гүләве бер генә минутка да тынып тормый. Начар тыгызлану сәбәпле, азык эштән чыга икән, бу механизаторларның озын җәй буе куйган хезмәтләрен юкка чыгара, терлекчелекне дә авыр хәлгә куя дигән сүз. Ә бит бүген хуҗалыкта ашарга сораучылар саны артып бара. Узган тугыз ай эчендә иҗтимагый көтү 65 башка ишәйгән. Фермер Нәбиуллин сүзләренә караганда, алар моңа нигезсез мал чалуны һәм сатуны киметү хисабына ирешәләр. Хуҗалыкта үрчем алу да яхшы куелган. Ел саен 310-320 баш бозау тууын тәэмин итүче технолог Гөлшат Җәләеваның сыерларны капландырудан чыгып ясалган исәп-хисаплары чынбарлык белән тәңгәл килеп баруы аның үз эшенең чын остасы булуы турында сөйли. Терлекчелек тармагының сәламәт, үлем-китемсез яшәвен ирле-хатынлы Овчаркиннар тәэмин итә. Борис Михайлович 14 ел баш зоотехник вазифасын башкарса, хатыны Татьяна хуҗалыкта әле күптән түгел генә эшли. Әмма ул үзен тирән белемле мал табибы итеп кенә танытып өлгерми, кешелеклеге белән дә коллективта абруй яулап өлгерә. Тармакның табышлы эшчәнлегендә лаборант Мария Колпакованың да өлеше зур. Иртәнге савымга терлекчеләр белән бергә килгән белгечнең өйлә җитмичә өенә кайткан чагы бик сирәктер. Савымны контрольдә тотучы, линияләрне юдыручы Мария сөтне дә озатып җибәрә. Чимал тулаем югары сорт белән эшкәртүчегә барып ирешә икән, бу аның үз бурычына намуслы карау нәтиҗәсе, дип зур канәгатьлек белән билгеләп узган фермер, кырчылык тармагы белгечләре турында гомумән сәгатьләр буена сөйләр иде. Озак еллар дәвамында ашлык амбарлары белән мөдирлек итүче Зөлфия Дәүләтгәрәева бүген чәчкечләрне көйләп чыгара белүче агроном дәрәҗәсенә үсеп җитә. Үзлегеннән кырчылык тармагының бик күп серләрен үзләштергән белгеч уракның уртасында гына кайнап калмый, быел ул ындыр табагы эшен дә шәхси контролендә тота. Баш инженер Ленар Җәләев исә техниканың төзеклеген, кирәкле запас частьләрнең кул астында булуын кайгырта. Әмма ул үз хезмәтен токарь Мансур Сәлимгәрәев, эретеп ябыштыручы Илнур Зыятдиновтан башка күз алдына да китерә алмый. Бүген хуҗалыкта эштән бушаган техника һәм тагылма агрегатларны кышкы саклауга кую тәмамлану стадиясендә. Әлеге тынгы белмәс һөнәр ияләре бу эштә дә механизаторларның алыштыргысыз ярдәмчеләре.
Малы тукның зары юк
Әти-әнисе белән шәһәр җиренә күченеп киткәндә кечкенә Рөстәмгә нибары дүрт яшь була. Биек йортлар, матур парклар бала күңелен әсир итә алмый. Малай мөмкинлеге чыккан саен Әбсәләм авылында яшәп калган әби-бабасы янына ашыга, бөтен каникулларын алар янәшәсендә үткәргән Рөстәм өлкәннәрнең уң кулына әверелә.
- Шул чактан ук миңа маллар карау бик ошады. Абзар-кура тирәсендә көн озынына югалырга әзер идем, - дип сөйли бүген инде аягында ышанычлы басып торучы фермер Рөстәм Вәлиев.