Уруссуда яшәүче Әсма Рәхимова 95-яшьлек юбилеен билгеләп узды

2014 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе
Уруссуда яшәүче Әсма Рәхимова 95-яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. 

Ул гомер буе бер оешмада - Урыссу агач эшкәртү комбинатында эшләп лаеклы ялга чыккан. Юбилярны котларга социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм районның ветераннар Советы рәисе Зоя Глушкова килделәр. Аңа исәнлек, тазалык, балаларының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International