Грек-рим көрәшендә дә безнекеләр алда

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе

Тренер Ринат Ситдыйков җитәкчелегендә шөгыльләнүче “Олимп” балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре үзләрен тагын бер тапкыр республика дәрәҗәсендә танытты.

Әйтик, ТРның грек-рим көрәше буенча Әлмәттә узган беренчелегендә Артур Коробков 96 килограммга кадәр авырлык категориясендә мактаулы өченче урынны яулады. Шул ук спорт төре буенча Казанда узган ачык республика ярышларында 1995-1997 елларда, шулай ук 1999-2000 елларда туган яшь егетләр һәм яшүсмерләр арасында 63 кг авырлык категориясендә Солтан Азимов икенче урынны, Сергей Антонов 69 кг авырлык категориясендә – өченче һәм Илдан Ильясов 66 кг авырлык категориясендә бишенче урыннарны яуладылар. Ярышлар Россиянең атказанган тренеры Сәхабетдинов истәлегенә багышланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International