Узган шимбә, 11 октябрьдә, Урыссу электр-механика заводында “Иң яхшы электрчы” район һөнәри осталык конкурсы узды.

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Традиционга әверелгән бәйгедә Ютазы районы электр челтәрләре, Әпсәләм төзелеш констукцияләре һәм материаллары комбинаты, Урыссу предприятиеләре – ГРЭС, тимер-бетон эшләнмәләр заводы, Водоканал, электр-механика заводы һәм химия заводы эшчеләре катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин, ярышучыларны әлеге хезмәт бәйрәме белән котлап, аларга бәйгенең үзендә дә, тулаем хезмәт юлларында да уңышлар теләде. Һөнәрманнар ярышы теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Беренче өлештә электрчылар куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы, электр челтәрләрен техник эксплуатацияләү кагыйдәләре, электр тогы сугудан зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирделәр. Практик өлеш бәйгедә катнашучыларның монтажлау гамәли күнекмәләрен, электр җайланмаларын ремонтлау, үлчәү приборлары белән файдалана белүләрен ачыклауны күздә тотты. “Гоша” манекенында алар берәмләп зыян күрүчегә ничек беренче медицина ярдәме күрсәтелүен аңлаттылар. Аннары барысына да электросхемалар таратылды: ярышучылар яктырту щитын җыярга тиеш булды. Щитның эшкә сәләтлелеге, җыю вакыты һәм эшнең эстетикасы исәпкә алынды.
Конкурста катнашучыларның эшен предприятиеләр эшчеләре составындагы компетентлы жюри бәяләде. Ахырда комиссия рәисе – Урыссу ГРЭСының электр цехы начальнигы Равил Нургалиев, җыелучылар игътибарын комиссия әгъзалары билгеләп үткән кимчелекләргә юнәлтеп, барысын да биремнәрне уңышлы үтәүләре белән котлады, бу аларның һөнәрманлыкларын раславын әйтте. Шуны ассызыкларга кирәк, бәйге дәвам итәчәк: һөнәри осталыкларын йөк һәм пассажир транспортлары йөртүчеләр, малярлар һәм ташчылар, токарьлар, фрезерлаучылар һәм слесарьлар күрсәтәчәк. Шуңа күрә җиңүчеләр барысы бергә район мәдәният йортындагы тантаналы чарада бүләкләнәчәк. Әлеге конкурста исә беренче урынны иң күп бал җыйган Урыссу электр-механика заводы электрчысы Дамир Шәйхуллин яулады. Моны җиткергән Вәдигуллин бүләкләүнең мактаулы миссиясен башкарды. Икенче урынга Урыссу ГРЭСыннан Сергей Чудин лаек булды, өченче – шулай ук ГРЭС эшчесе Константин Клементьев. Призерларга – грамоталар һәм акча сертификатлары, барлык конкурста катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International