Районда балалар, җәйге чорда, хезмәт таләпләрен бозып эшкә урнаштырылган

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Ютазы районы прокуратурасы Кәрәкәшле авыл җирлеге территориясендә урнашкан җаваплылыгы чикле җәмгыятьләрнең берсендә хезмәт закончалыгы таләпләре үтәлешенә тикшерү уздырды.

Тикшерү барышында әлеге җәмгыятьтә җәйге чорда балалар закончалык таләпләрен бозып, алдан мәҗбүри медицина тикшерүеннән башка, эшкә урнаштырылган булуы ачыкланды. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 69 маддәсенә ярашлы, 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр эшкә алдан мәҗбүри медицина тикшерүе үткәннән соң гына кабул ителә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, район прокуратурасы җәмгыять директоры исеменә закончалыкны бозудан арыну һәм аны бозуда гаепле кешеләрне дисциплинар җавапка тартуны таләп иткән белдерү кәгазе җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International