Узган җомгада, 17 октябрьдә, «Энергия» стадионында Бөтенроссия «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексын тантаналы ачу узды.
Стадионның йөгерү юлында сәламәт яшәү рәвешен, шулай ук спорт һәм физик культура белән гармониядә яшәргә әзер торуны пропагандалаучы транспарантлар тоткан район укучыларының озын колоннасы тезелгән иде. Аларның аңына башта әле чараның мәгънәсе, аның тантаналылыгы һәм әһәмияте тулысынча барып җиткәндер, дип уйламыйм. Әмма күпмедер вакыт узгач, әлеге спорт хәрәкәте яшьләр акылына тирән үтеп керәчәк әле. Чөнки ГТО нормативларын үтәү шәхеснең гармонияле үсешен раслаячак. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев чыгышында әлеге фикер лейтмотив буларак яңгырады. Яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр алтын, көмеш һәм бронза күкрәк билгеләренә ия булачак. ГТО значогын тагып йөрү дәрәҗәле булачак. Бу – беренчедән. Икенчедән мондый значокка ия булган абитуриент югары уку йортларына кергәндә, ташламаларга исәп тота ала. Мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова билгеләп үткәнчә, ГТО нормативларын үтәгән чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда бонус балларына ия булачак.
- СССРда беренче тапкыр ГТО комплексы 1931 елның мартында кертелә һәм аны чит ил гаммәви мәгълүмат чараларында аны «русларның яшерен коралы», дип атыйлар. Программа 1993 елга кадәр эшли. 2013 елда президет Путин илдә әлеге спорт хәрәкәтен тергезү турында указга кул куя. Шулай ук программаның мили тарих традицияләрен хөрмәтләгән «Хезмәткә һәм оборонага әзер» дип аталган исемен дә калдырырга карар ителә, - дип билгеләп үтте үз чыгышында яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова.
Чараның баш судьясы Владимир Ежов, комплексның 6 яшьтән 70 яшькәчә өзлексез физик тәрбия системасын барлыкка китерәчәген билгеләп үтте.
- ГТОны кертү этаплы булачак. Әйтик, җәен җиңел атлетика буенча, , кышын – чаңгыда узышу буенча нормативларны тапшыру булачак, - дип аңлатты Ежов. Чара ахырында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура комплексына старт бирелде. Һәм яшәүне данлаучы спорт музыкасы астында стадионның йөгерү юлыннан ашыкмыйча гына массакүләм рәвештә йөгереп уздылар. Гәҗәеп күркәм тамаша булды.