Кәрәкәшле туган төбәкне өйрәнү музее директоры Гөлнара Хәмидуллина Әлмәт шәһәрендә узган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашкан.
Конференция “Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар: заман, шәхес, чынбарлык” исеме астында узган. Хәмидуллинаның Туйкиннар укыган һәм укыткан мәдрәсә тарихына багышланган доклады җыелучыларның җанлы кызыксынуын уяткан. Әйтик, Фазыл Туйкин башлангыч белемне Кәрәкәшледә эшләгән өч мәдрәсәнең берсендә Харрас мулла Фәхретдиновтан алган һәм алар икесе дә Бәйрәкәдәге “Гобәйдия” мәдрәсәсендә укыткан.