"Үз чорының мәшһүр герое" исемле әдәби-тематик кичә узды

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
Балаларны һәм яшьләрне М.Ю. Лермонтов әдәбиятына тарту, аларны аның иҗаты белән якыннанрак таныштыру максатыннан Үзәк китапханә хезмәткәрләре район мәдәният йорты сәхәсендә "Үз чорының мәшһүр герое" исемле әдәби- тематик кичә уздырдылар.Ул язучының 200 еллыгына багышланган иде. 

Кичә алып баручылар шагыйрьның тормыш сукмагыннан атладылар, аның тормыш юлының безгә инде билгеле булган, һәм шул вакытта әле күпләр белеп бетермәгән якларын да ачтылар. Кичәдә Лермонтов шигырьләре яңгырады. Мәдәният йорты фойесында Лермонтов китапларыннан күргәзмә дә оештырылган иде. Кичә онытылмаслык булып узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International