Татарстан варислары Союзына кабул иттеләр

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе
2014 елның 23 октябрендә 3 санлы Урыссу мәктәбендә Татарстан Варислары Союзына кабул итүгә багышланган күрсәтмә чара узды.Тантаналы җыелуны 3 санлы Урыссу мәктәбенең педагог-оештыручысы Ханнанова Әлфия Мөсәгыйть кызы алып барды. Пионерлар инде күптәннән булмаса да, аларның эшләрен Татарстан варислары дәвам итә. Алар җәмгыять тормышында да актив катнашып киләләр, өлкәннәргә һәрдәаим ярдәм итәләр, яхшы гамәлләр кылалар, аларга значоклар тагылды. Тантаналы чарада пионерлар хәрәкәтенең ветераны Новикова Валентина Михайловна  һәм район мәктәпләренең педагог - оештыручылары катнаштылар. Балалар алдында чыгыш тоткан Валентина Новикова аларга яхшы укырга һәм яңа башлангычларда уңышлар теләп калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International