Урыссу гимназиясендә Кәрим Тинчуринның 127 ел тууына бәйге узды

2014 елның 24 октябре, җомга

Урыссу гимназиясендә татар халкының бөек драматургы Кәрим Тинчурин тууына 127 ел тулу уңаеннан республика бәйгесенең район этабы узган.

Катнашучылар җыр, бию, монолог сөйләүдә көч сынаштылар, дип хәбәр иттеләр уку йортыннан. Урыссу гимназиясенең югары сыйныф укучысы Әдилә Хафизова монолог сөйләп, “Сөембикә” төркеме биеп, өченче урынга чыкканнар. Калган катнашучылар шаһәдәтнамәләр белән билгеләнгәннәр, ә бәйрәмне оештыручылар мәгариф бүлегенең рәхмәт хатларына лаек булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International