Ютазы район Советыныж чираттагы утырышы узды.

2014 елның 24 октябре, җомга
23 октябрь көнне район Башкарма комитетының утырышлар залында район Советының 42 утырышы узды. Сссияга район депутатлары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары чакырылган иде. Агымдагы елның 9 аена бюджет үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Мөхәмәтов Салават чыгыш ясады. Ул шулай ук бюджетның кайбер статьяларына үзгәрешләр кертү турында да чыгыш ясады. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең составына үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильдар Хаҗиев чыгыш ясады. Сессияда шулай ук Әбсәләм һәм Ташкичү авыл җирлекләре башлыкларына Бердәм Россия партиясенең партия билетларын тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International