Район гражданнар оборонасының идарә аппараты хезмәткәрләре өйрәнүләр уздырды

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

Район гражданнар оборонасының идарә аппараты хезмәткәрләре өйрәнүләр уздырды.

Өйрәнүләрдә район гражданнар оборонасының идарә аппараты хезмәткәрләре хезмәткәрләре һәм Урыссу ГРЭСының, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материллары, “Электросоединитель” акционерлык җәмгыяте һәм район кулланучылар берләшмәсенең штаттан тыш авария-коткару формированиеләре катнашты. Тренировкалар барышында оператив төркемнәрнең запас идарә пунктларына барулары оештырылды, шәхси саклану чараларын өләшү пунктлары әзерлек сызыгына куелды, күчмә туклану пунктлары, радиацион-химик һәм биологик күзәтү постлары оештырылды, тормыш тәэминлеге системалары тикшерелде һәм башка чаралар уздырылды.

Әлбәттә без районда яшәүчеләргә гражданнар оборонасы өлкәсендәге белемнәрен һәм гадәттән тыш вәзгыятьләрдән саклану күнекмәләрен кулланырга туры килмәс, дип өметләнәбез. Әмма без әзер булып торырга бурычлы. Өйрәтүләр максаты – кешеләрнең гадәттән тыш вәзгыятьләр ихтималлыгы булуын һәм беркемнең дә алардан хали булмавын белеп торулары. Безнең бурыч – нәрсә генә килеп чыкмасын, кешеләрне үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә булышу өчен практик һәм мораль яктан әзерләү.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International