Районда «Ак таяк» исеме астында айлык уза

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

«Ак таяк» - әлеге исем астындагы айлыкны октябрь уртасыннан 13 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы уздыра.

Айлык кысаларында оешмада шактый чаралар күздә тотыла. Алар исәбендә – уңайлы мохит һәм ак таяк белән идарә итү буенча өйрәнүләр уздыру, күрү буенча инвалидларның өйләрендә булу, «Джойс» программасын үзләштерү буенча ачык дәрес уздыру, Фәрит Ханнановның иҗат кичәсен үткәрү, өстәл теннисы, шашка һәм шахмат буенча спорт чаралары оештыру… 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International