Ютазы мәктәбе укучылары "Көзге марафон" дип исемләнгән спорт турнирында җиңүчеләр булдылар

2014 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе
Ютазы мәктәбе укучылар Уфа шәһәрендә узган республика турнирында "Көзге марафон" дип исемләнгән спорт бию төрләре турнирында җиңүчеләр булдылар. Сигез яшьлек Ралина Гәрәева һәм аның партнеры Марат Садыков инде дүртенче елларын Октябрьский шәһәрендәге "Пульсар" спорт-бию клубына йөриләр.  мондый масштабтагы бәйгеләрдә беренче тапкыр гына катнашып җиңү яуламаганнар инде алар. "Көзге марафон" дип иесмләнгән октябрь азагында узачак турнирга да бик теләп әзерләнгәннәр икән алар. "Атнага өч тапкыр уза торган репетицияләрнең вакыты-вакыты белән өчәр сәгатькә сузылуына. балаларда булган түземлелеккә һәм җиңүгә омтылышка кайвакыт аптырап та каласың" - ди кызчыкның әнисе Айгөл ханым. Балалар клуб данын яклап чыгыш ясасалар да, безнең өчен иң мөһиме аларның иҗатка тартылулары һәәм сәламәт булулары иң мөһиме дип тә өстәде. 
Турнирда Башкортстан Республикасыннан һәм Татарстанның Яр Чаллы, Зәй, Әлмәт кебек эре шәһәрләреннән килгән биючеләр катнашкан. Ралина Гәрәева һәм Марат Садыйков үз  яшь төркемнәрендә  дүрт бию белән чыгыш ясаганнар. Алар беренче урынга чыга һәм ике икенче урынны яулыйлар. әлбәттә, әлеге бүләкләрне кабул итеп алганда алардан да бәхетле балалар булмагандыр, мөгаен.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International