30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

2014 елның 1 ноябре, шимбә

Гражданнар сугышы елларында Хәмзә Нигъмәтуллин Чапаев дивизиясендә кызыл командир булып хезмәт итә.

Илдә Совет власте урнашып, тынычлык иңгәч, туган авылы – Иске Урыссуга әйләнеп кайткан Хәмзә гаилә корып җибәрә, бер-бер артлы балалары туа. Йөзе кызыл булганга халык арасында кызыл Хәмзә дип йөртелүче ир бик акыллы, исәп белән эш итүчән, тырыш кеше була. Очны-очка ялгый-ялгый гаилә башлыгы атлы була һәм, 1920 елларда хөкем иткән яңа икътисадый сәясәт шаукымына ияреп китеп, Минзәләдән ак он ташый башлый. Мал өен чистартып, ремонтлап, пекарня ясыйлар, пешергән калачны сату өчен лавка кебек җир дә оештырып җибәрәләр. Бераз хәл алса да, аягында чабата булган Хәмзә бизнесын киңәйтә төшә - тоз, шырпы, чәй белән сәүдә итә башлый. Дүрт өлешкә бүленгән бер төргәк чәйнең әчмуха өлешен дә ул вакытта бик бай кешеләр генә сатып алалган. Кызыл Хәмзә күпләрнең “күзен” кыздыра һәм авыл куштаннары әләк-чәләк итә. Беренче тапкыр раскулачивать иткәндә Нигъмәтуллиннарның алгы өйләрен сүтеп алып китәләр, таналарын юк итәләр, гаилә башлыгы кышкы бураннарда ышыкланып йөргән толып күрше авыл урысына насыйп була. “Череп” баеган кызыл Хәмзә өстеннән янәдән властькә шикаять керә. Бу юлы йорт-җирдән Мамай гаскәре узган кебек була. Мал-мөлкәт артыннан килгән кешеләр агач кашыкларга кадәр җыештыралар. Хәмзәнең ул вакыттагы биш-алты яшьлек Әхсән атлы улының артык шуклыгы аркасында “усал” абыйлар әтисе яшереп куйган соңгы капчык онны да табып ала. Сәкедәге иләк эчендә бер умачлык он гына кала. Берничә көннән Хәмзәнең үзе артыннан да киләләр, ун ай тикшерү астында тоталар, дип каенанасы сөйләп калдырганнарны безгә бәян итүче Наҗия апа Нигъмәтуллина, 1991 елда “Сәяси репрессия корбаннарын тернәкләндерү турында” гы РСФСР законы үз көченә кергәч, каенатасының гражданлык хокукларын тергезү максатында бер генә архивка хат язмый. Эш судка барып җитә, шаһитлар сөйләүләренә нигезләнгән суд уңай карар чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International